среда, 29 ноября 2017 г.

Сүз дәвере бетте!



Сүз дәвере тәмамланды. Шуңа бәйле рәвештә шигърият заманы үтте. Г.Тукай һәйкәле янында була торган традицион шигъри митингтан рәсми өлешнең алынуы — татарда шигъри сүзнең бетүенә ишарә генә түгел, шуның рәсми рәвештә танылуы дип аңлыйм һәм моның белән килешәм – бу табигый. Менә инде өченче ел — Г.Тукай туган көненә багышланган тантаналы кичә Опера театрының эченә күчте. Традицион шигырь бәйрәме дә Татарстан Язучылар берлеге дигән иҗтимагый оешманың корпоратив чарасына әверелеп бара.
Сәхнәдән дә сүз китте. Нәфис сүз остасы Айрат Арслановлар буынын кәмитче Данир Сабировлар алыштырды…
Татар театрыннан да соңгы сүз буыны китеп бара. Академия театры штатына тел өйрәнү шарты белән актриса алыну – татар театрында сүзнең әһәмияте калмавының танылуы. Фактура – беренчел!
“Актерның сөйләшә белмәве, сәхнәдән сүз ишетелмәве – сүзнең бәясе бетү”, – дигән иде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә яшь режиссер Резеда Гарипова. Ир-атлар сүзсезлекне фактура белән яшерергә омтылганда, ачы дөреслекне хатын-кыз әйтте!
Ачы дөреслекне һәрвакыт хатын-кыз әйтә. Соңгы сүзне! Барлыкка китерүче, иҗат итүче – ир-ат, саклап торучы – хатын-кыз. Табигатенә саклау инстинкты салынган хатын-кыз еш кына бетәргә дучар ителгәнне сакларга алына. Ул моны күпмедер вакыт булдыра да. Әмма бу озак баралмый – тарих шуны раслый – бетәсе барыбер бетә.
Мисаллармы? Әйтик, бүгенге яшь шагыйрьләр буыны. Дөресрәге, шушы буынның бер вәкиле – Йолдыз Миңнуллина һәм аның тирәсендәге башкалар бар. Әмма болар барысы да соңгы кар кебегрәк. Быелгы соңгы кар кебек. Ягъни, язын явып, кышкы корымлы карны томалады да, ап-ак килеш эреде.
Минемчә, хатын-кыз авырлыкны үз җилкәсенә алып, вакытны бераз тоткарлап кына тора ала. Бары тик шул гына. Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикә кебек. Ул ханлыкны саклап кала алмады, ханлык бетәргә дучар ителгән иде.
Йолдыз Миңнуллина исә  – шигърияттәге Сөембикәбез.
Әдәбиятның хатын-кыз кулына күчүен беркем дә инкарь итмидер дип уйлыйм. Татарның соңгы резонанслы әсәрен хатын-кыз – Гүзәл Яхина язды. Халык кырылып хатын-кыз романнарын – мәсәлән, Зифа Кадыйрованы укый.
Тагын мисаллар кирәкме? Быелгы Тукай премиясе лауреатлары исемлегенә карагыз. Лауреатлар – дин әһелләре һәм хатын-кызлар. Дин өчен сүз беренчел түгел, дин башка яссылыкта эш итә. Калганы – хатын-кызлар. Алар бүгенгене чагылдыручылар түгел, алар теге гасырдагы сүз заманы вәкилләре. Аларның бүген лауреат булуы җәмгыять өчен бернинди дә роль уйнамый. Бу аларга кичәге хезмәтләре өчен соңарып әйтелгән рәхмәт.
Яңадан югалып барган сүзгә әйләнеп кайтсак, сәнгатьтән сүз китте, җәмгыятьтә дә шигъри сүзнең әһәмияте бетте. Яшьләр оешмасы бөтенләй сүз белән мәшәкатьләнеп тормый. Бауманда татар яшьләре оештырган “Мин татарча сөйләшәм” – ул сүз түгел, ул традицион музыкага альтернатива итеп оештырылган музыка. Шул гына.
Татар матбугаты да укучыны тотып тору өчен сүзгә генә нигезләнмичә, инфографика ясарга мәҗбүр. Бу аптыраганнан.
Ә Тукаебыз? Ул бит беренче чиратта – шигъри сүз иде! Тукайның тууына 131 еллыкка багышланган тантаналы концертта Тукайның шигъри сүзенә түгел, аның татар җырына, татар театрына булган мөнәсәбәтенә басым ясалды. Шулай итеп без, үзебез дә сизмәстән, сүз дәвере белән бергә Тукайны да югалтмас өчен, аны моңга һәм пластикага трансформациялибез, Тукайны сөйләмибез, ә җырлыйбыз, биибез… Бу алдагы сүзсез дәвердә Тукаебызны саклап калырга омтылуыбыз. Әйтәсе сүзем шул иде.

Тинчуринда премьера



К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә — драматург Хәй Вахит пьесасы буенча куелган «Яшерен эзләр» спектакле премьера буларак тәкъдим ителәчәк.


Әсәрне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерә.
2018 елда драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел тула. «Яшерен эзләр» пьесасы 1956 елда язылган.

Хәтер төпләрендә утлы күмер



2010. 15 гыйнвар. «Минем» Айгөл 12 гыйнварда бәби тапты. «Кыз бала тап, юкса яратмаячакмын», — дигән идем, кыз тапкан. Заманында Айгөл белән бик каты дуслашкан идек. Нурсөя авылларына кайтканда бер-ике тапкыр минем янда да калып торган иде.
Минем янда калып бер-ике көн мине карап торучы кызлар булгалады ул. Яшь, матур кызларны минем яратуым гадәти хәл инде, ләкин яшь кызларның мине яратулары гаҗәбрәк. Бу минем фантазиям тудырган фикер түгел. Алар яратуларын исбатлыйлар бит.
9 апрель. Бу дүрт-биш көн эчендә гел врачлар белән мәш килдек. Башта 2нче республиканскийдан уролог Галина Александровна килде. Әлбәттә инде, главврач аша гына. Ул Галина Александровна мине күптән үлемгә хөкем иткән инде: «Столько лежите, что же хотите?» — дип кенә җиффәрә. Үләргә мин каршы түгел, ләкин шешеп, череп түгел.
Гомумән, мин бервакытта да озак яшәргә тырышмадым. Кулдан килгәнне эшлим дип, эшләгән эшем кешеләргә ошасын иде дип тырыштым. Гомерне без еллар белән исәпләргә гадәтләнгәнбез. Ә бит ул синең ничек яшәвеңә, үзеңнән соң нәрсә калдыруыңа карап исәпләнергә тиеш. Әнә Тукай 27 ел гына яшәгән, ә шул гомер эчендә күпме үлемсез әсәрләр иҗат итеп калдырган.
Галина Александровна берни эшли алмагач, 18нче больницадан уролог чакырттым. Әлбәттә инде, главврач аша. Ул ялт-йолт карап китте. Аның киңәшләре бернигә яраксыз булып чыкты. Төне буе косып чыктым. Нурсөяне дә йоклатмадым, үзем дә йокламадым. Иртән бик каты температура күтәрелде. Участок врачын чакырттык. Әлфия Курмаева дигән сөйкемле генә хатын икән. Бик игътибар белән тикшерде. Аның мөлаем йөзе, сине кызганып, кешегә кеше итеп каравы тәэсир иттеме, бүген температурам төшкән.
28 апрель. Укытучылар арасында да наданнар күбәя.Әдәби әсәр белән тормыш чынбарлыгы арасындагы аерманы алар укучыларына аңлатырга тиеш иде югыйсә.
— Телне югалту сезнеңчә нәрсә ул? Кайсы телдә сөйләшсәң дә барыбер түгелмени? — диделәр.
— Туган телеңне югалту — үз-үзеңне югалту ул, — дидем. — Рус, инглиз телендә генә сөйләшә башлыйсың икән, телисеңме-юкмы син аларның гореф-гадәтләрен, хәтта диннәрен дә кабул итәсең. Син алар җырын җырлыйсың, ләкин бит синең күңел төбеннән саркылып торган моң бар. Син алар җырын да җиренә җиткереп җырлый алмыйсың, ата-бабаларыңнан саркып кергән моң да өскә калкып чыга алмый. Чөнки телнең артикуляциясе үзгәргән. Син инде үз йөрәгең урынына ясалма йөрәк куйдырган кеше кебек рухи дискомфорт кичергәнсең.
Минем сүздән соң уйланып калдылар.
27 май. Айзилә кичә безнең ярдәмнән башка берничә адым атлады. Тиздән бер яшь тула, бәлки, шул вакытларда йөреп тә китәр.
27 июль. Язучылар күбәя. Һәркемнең үз китабын чыгарасы килә. 1968 елда, мин Язучылар союзына әгъза итеп алынганда, Татарстанда нибарысы 60 язучы бар иде. Хәзер союзда әгъза булып торучылар 250 кеше. Китап нәшрияты 250 китап чыгара алмый. Шуңа усаллашу, кычкырышу китә.
3 август. Минем тормыш гел көрәштән торды: яшәү өчен көрәш, китапларымны чыгару өчен көрәш, дөньяда бер мескен бәндә булып калмас өчен көрәш һ.б.лар, һ.б.лар.
«Идел» журналында өч бит шигырьләрем чыккан. Анда хәзер баш редактор булып Рифат Фәттахов утыра. Ул «Татарстан» журналында эшләгәндә: «Мин кайда гына эшләсәм дә, синең шигырьләреңне басмаячакмын», — дигән иде. Хәзер үзләре сорап алдылар.
9 август. 7-8 көн бакчада булдык. Анда кайнар. Температура 38дән төшми. Яңгырлар юк. В.Путин Россия икмәген чит илләргә чыгаруны тыйды. Бөтен Россиядә 45 миллион тонна икмәк җыеп алыныр дип көтелә. Былтыр 110 миллион тонна иде. Дөрес, монын өчтән бере кәгазьдә генә. Үзебезнең Татарстаннан беләм: главалар яки колхоз председательләре белән сөйләшкәндә һәрвакыт шул сорауны бирәм: «Гектардан күпме уңыш чыга?» Икмәк уңган елларда алар 18-20 чыга диләр иде.
— Ә Президентка ничә дип рапорт бирәсез?
— 35-48 центнер дип.
— Ә ул кәгазьдәге икмәк нәрсәгәдер «тотылырга» тиештер бит.
— Икмәк бит йә чери, йә урлана. Хәзер алдашырга мөмкинлекләр күп. Икмәкнең кәгазьдәгесе «үзебездә кала». Без сыерларга фураж итеп бирәбез. Сыерның теле зур булса да: «Безгә коры печән яки салам гына ашаталар», — дип әйтә алмый.
Шәймиев былтыр гына әле: «Бездә өч еллык запас бар», — дип мактанган иде. Быел инде икмәкне төрле төбәкләрдән сатып алалар.
2 октябрь. Безгә начар булып тоелган кешеләрнең дә яхшы яклары була. Начарлык эшләгәндә аны кызулык белән язып куясың, ә яхшылык эшләсә, язарга онытасың. Көндәлекләремдә кемнәрдер турында ачулы сүзләр языла икән, бу әле ул кеше бөтенләй яман дигән сүз түгел. Миңа начар булган кеше кемнәргәдер бик күп яхшылык кылгандыр. Кемнәрдер бу көндәлеккә керми калса, үпкәләмәсеннәр. Көндәлек ул тарих дәреслеге түгел. Анда бөтен нәрсәне язып барып булмый. Көндәлектә кемнәргәдер каты сүз әйтелә икән, күңеле киң кешеләр моны кичерер. Ә инде кичерә алмаучылар гаепне үзләреннән эзләсеннәр. Мин бары тик булган фактларны гына теркәп барам. Монда берни дә уйлап чыгарылмаган.
16 октябрь. Төрле кеше төрлечә язучының абруен төшерә. Тормышның менә шундый чүп-чарлары язу дәртен сүндерә. Хәзер бик язып та булмый инде. Хәлсезлек. Укырга күз арый. Күзнең аруы тәнгә күчә. Кеше шулай башта рухи яктан, аннары физик яктан бетәдер, күрәсең. Кинәт кенә, өреп сүндерелгән шәм кебек сүнеп куеп та булмый. Менә Фәридә Кудашева 90 яше тулыр алдыннан, җырлап йөргән җирдән үлде. Галим Миркасыйм Госманов кинәт үлде. Мондый бәхетле үлем миңа тәтемәс инде. Гомер буе интегеп яшәп, үземне караучыларны үземнән биздереп үләрмен.
30 октябрь. Кичә беренче кар яуды. Минем урамга чыкмаганга айдан артты бугай.
Бу дәфтәрне менә бүген тәмамлыйм,
Инде хәзер шигырьләр дә язалмыйм.
Гомеремнең офыгына җителде,
Йөрәк инде парә-парә тетелде.
Үтте гомер тартышып һәм көрәшеп,
Кешеләргә байлыгымны өләшеп.
Яр читенә килеп җиттем, хушыгыз,
Шигырьләрем, кошлар булып очыгыз.
Монда уйлар, монда хисләр дәрьясы,
Монда бар да гел чынбарлык, ялган юк.
Каләмемне атам бүген еракка,
Көрәшергә, ярышырга чамам юк.
7 ноябрь. Сәүияләр килеп китте. Айзилә, Аллага шөкер, үсеп килә. Сөйләшә генә белми әле. «Мәммә», «әннә» — бар белгәне шул.
31 декабрь. Көндәлекне күпме сузсаң да сузыла.
Каләмемә әйттем: тукта!
Көндәлеккә куям нокта.
Кемдер ягар аны утка.+
Сүзләр янар дөрли-дөрли,
Ялкын әйтер: тукта, тукта…

Язучы архивыннан

Бер конне мине директорга чакырттылар. Йөрәгем жу-у итеп китте,
нинди гөнаһым бар икән дип. калтыранып кереп бастым Ләкин ни
гажәп. Ибраһим абый үз янына утыртып минем ничек мәкалатәр ятуым
белән кызыксынды, нәрсәләр турында язарга кирәклеген әйтте, үзем һәм
гаиләбезнең тормышы турында сорашты. Аннары: «Яхшы укы. бәлки сина
да авылдашың, минем яшьлек дустым Ләбиб Гыйльми кебек язучы булып
китү насыйп булыр». — диде Коточкыч фаҗигале 1937 елда кулга алынып
юк ителгән авылдашым, ә әтинен балачак дусты язучы Ләбиб Гыйльми
белән Чистамда егерменче еллар башында бергә укып йөрүләре, озын
юлдан бергә жәяү кайтулары турында ул элек тә кыска гына әйтеп куйган
иде. «Халык дошманы* турыңда минем яшьлек дустым дип. Ибраһим
абыйның курыкмыйча әйтә алуына гаҗәпләндем мин уй вакытта. Кыю
кеше булган икән!
Алга китеп. Ярмиев абый турында шуны да әйтеп үтәсем килә Урта
мәктәпне тәмамлагач. 6es Чирмешәнгә паспорт алырга җыелышып
бардык. Шунда кабат Ибраһим абыйны очраттык, укырга китәргә жыенып
йөрүебезне әйттек.
— Югары уку йортларына керүләре жинел булмас, балалар. Елап булса
да керергә тырышыгыз. — диде ул.
«Елап булса да...» Анын шушы сүзләре әле дә истән чыкмый. Әлбәттә,
авыр, озак көттереп булса да. институтына да, университетына да кердек,
белемен дә алдык, кеше дә булдык. Ин мөһиме, олы мәгаллимебезнең
әманәтен намус белән үтәдек.
Унынчы сыйныфта безнең класс җитәкчесе итеп шушы елны гына
Сарытау педаюгия институтын тәмамлап килгән Мария Никитична Земцова
билгеләнгән иде. Озын буйлы, саргылт чәчен артка җыеп тараган, иктер
күзле, ал-ак йозле, өч-дүрт урыс сүзен бергә китереп бер җөмлә дә төзи
алмаган татар балаларын күреп хәйран калган лшырашлы карашлы яшь
марҗа иде бу. Рәсәи империясенең күп сандагы укытучылары кебек: «кече
милләтләр барысы ла «боек» урыс телен белергә тиеш. ә үзебез, урыслар,
белмәсәк тә ярый», — кагыйдәсеннән чыгып яшәүче яшь укытучы. Ул
безгә күпмедер дәрәжәл<> урыс га юн һап япабнэпын жзяткеодс Дв бугай,
тик программада каралганча ук түгел. Анын караны Марин Земпова
безнең күңелләргә башка яклары белән кереп калды Сугыш вакытында
Сарытауны дошман самолетлары бомбага тоткан вакытта [юдвалларда укып
урта белем, аннан сон авырлык белән югары белем алып чыккан бу кызда
оста педагогик алымнар һәм оеш i ыру сәләте бар иде Көтмәгәндә класс
комсомол төркеме юаттыручысы итеп мине сапладылар. Аннары Мария
Никитична тәкъдиме белән драма гүгөрвге оештырдык Дәресләр бетүгә
репетиция башлыйбыз. Шулай гиз арада Мирсәй Әмнрнен «Кендекче
Охмәт» комедиясен әкрләп. Лашман клубы сәхнәсен Ю куеп NЖЫКНЫ ПН
калдырдык Конлекче Әхмәтнең өендә илгы i калган гүэвя КВТЫНЫ янына
килгән азгын мөөзин ролен башкар] няня тапшырылган иле Чирлгт.ны
килүче ишек шакыгач, яшь хатын мөәзиннс гавык ионы салынган әрҗәгә
«яшерә». Бу көлкеле күренешләрне гагын оа көлкелерәк и ң өчен мин